«Балачакларына сугыш үтеп кергән»: батырлык сәгате (6+)

17 февральдә, шәһәркүләм массакүләм оборона һәм хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында, 15 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Балачакларына сугыш үтеп кергән» дигән батырлык сәгате уздырды.

Чара барышында китапханәче балачакларын сугыш урлаган балалар һәм аларның өлкәннәр белән бер сафта дошманга каршы көрәшүе турында сөйләде. Гадәти тормышта ул балалар пионерлар булган, ә Бөек Ватан сугышы вакытында геройларга әйләнгән. Укучылар пионер балаларның, укып бетермәгән китапларын һәм мәктәп дәреслекләрен читкә куеп торып, кулларына корал алулары, полк уллары һәм партизан разведчиклары булулары турында белде. Алар, ару-талуны белмичә, завод цехларында һәм колхоз кырларында эшлиләр. Фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән казанышлары, батырлыклары һәм кыюлыклары өчен дистә меңләгән бала орден-медальләр белән бүләкләнә, күпләренә, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Яшь патриотлар Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова, Володя Дубинин, Саша Ковалёв һ.б.ларның исемнәре аталды. Дәрестә аларга багышланган «Герой пионерлар» видеоязмасы күрсәтелде. 

Чара «Сугыш елларының даны сүнмәс» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды. 

 

 

Поделиться: